«Көмеш гасыр алиһәсе…»: шигърият сәгате (12+)

25 октябрь көнне 23 нче санлы китапханәдә балалар өчен рус шагыйрәсе М.И. Цветаеваның тууына 130 ел тулуга багышланган «Көмеш гасыр алиһәсе…» дигән шигърият сәгате узды.  

Муза серебряного века
23ф. час поэзии (3)
23ф. час поэзии (2)
23ф. час поэзии

Чара барышында катнашучылар Марина Цветаеваның тормыш юлы, аның фаҗигале язмышы белән танышты. Чарада яңгыраган шигырьләр һәм Марина Ивановна сүзләренә язылган җырлар аша  алып баручылар шагыйрәнең хис-кичерешләрен һәм уйлануларын, аның рухи дөньясын, рус теленең һәм Цветаеваның шигъри сүзен җиткерергә тырышты. Чара «М. И. Цветаеваның тормыш юлы һәм иҗаты битләре» электрон презентациясе белән үрелеп барды.

Балалар игътибарына «Цветаеваның тормыш һәм иҗат юлы турында» документаль фильмы тәкъдим ителде. Алга таба катнашучылар шагыйрәнең сорауларына җавап бирде, викторинада катнашты. 

Шагыйрәнең шигъри әсәрләреннән һәм китапханә фондындагы биографик басмалардан торган китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: